"Акчарлак" спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бадминтон буенча районара команда ярышлары узды.ярышлар 11 майда «физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына туры китереп үткәрелде.
Бу кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйга күрше районнардан спортчыларны, шулай ук безнең спорт мәктәбе бадминтончыларын үзләренең осталыкларын күрсәтергә һәм иң яхшылар исеме өчен көрәшергә җыйды.
Ярышлар чын спорт һәм дуслык бәйрәменә әверелде. Катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен һәм чын спорт рухын күрсәттеләр. Җанатарлар бердәмлек һәм ярыш дәрте тудырып, спортчыларга ярдәм күрсәттеләр.