МР Башлыгының матбугат көне белән котлавы

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезнең һөнәри бәйрәмегез-Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Сезнең эшегез-мәгълүмат чыганагы гына түгел, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда, мәдәниятне үстерүдә һәм гражданлык җәмгыятен ныгытуда мөһим корал да. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә район халкы һәрчак иң мөһим вакыйгалардан хәбәрдар була, объектив һәм вакытлы яңалыкларны ала.

Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади илһам, яңа һөнәри казанышлар һәм рәхмәтле укучылар телим. Эшегез шатлык, хөрмәт һәм лаеклы танылу китерсен!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                                                 Н.А. Вазыхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International