Кама Тамагы районы Советының утырышлар залында киңәйтелгән киңәшмә узды, аны район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы алып барды. Анда район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм фикер алышынды:
Торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкны үткәрү нәтиҗәләре турында инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече (Административ хокук бозулар мәсьәләләре буенча), административ комиссия секретаре Геннадий Иванович Вахромов сөйләде.
«Сабантуй-2025» бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү турында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Нуриева Резеда Нурдин кызы хәбәр итте.
2025 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе турында районның «Волжские зори»газетасының баш мөхәррире Заһидуллина Светлана Юрьевна хәбәр итте.