Гарафиева Мәдехия Ногман кызы 1935 елның 3 нче июнендә Балтач районы Кили авылында урта хәллә Ногман белән Фәхриҗихан гайләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Кечкенә чагыннан ук бик тыныч, сабыр холыклы чибәр кыз булып үсә. Гел әтисе янында бөтерелеп йөри, төрле эшләргә өйрәнә. Мәдехия апа башлангыч һәм урта белемне Чапшар авылы мәктәбендә ала. Аннан соң Казанга китә. Ул анда тимер юл Депосында көнкүреш-кирәк яраклары цехында тегүче булып эшли, аннары кияүгә чыга. 1958 елда олы улы Илдар, 1962 елда Илгиз исемле уллары туа. Ләкин язмышның ачы җилләре Мәдехия апаны да читләтеп үтми, аның ире үлеп китә. Ике улы ятим кала. Мәдехия апага бик күп эшләргә туры килә.
1974 елда язмыш аны Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы кешесе – Галимулла абый белән очраштыра. Ләкин Галимулла абыйның да нәкъ шундый ук авыр язмыш була. Аның тормыш иптәше 36 яшендә үлеп китә, шулай итеп, 5 бала ятим кала. Олы улы Зөфәргә – 16, Зөхрә белән Зөлфтргә – 14, Җәмил белән Җәмиләгә 12 яшь була. Алар матур итеп бергәләп гаилә корып яши башлыйлар. 1975 нче елда уртак балалары – Кадрия дөньяга килә.
Мәдехия апа бик озак еллар Иске Казиле урта мәктәбендә ашханәдә балаларга тәмле итеп ашарга пешерүче булып эшли. Укучылар: “Мәдехия апа пешергән ашларны ашап туймаслык иде”, - дип искә алалар. Ул үз эшен намус белән башкара. Аннары мәктәптә җиештурычы булып та эшли. Һәрвакыт сабыр, тыныч холыклы, кешеләргә ярдәмчел. Үзе әкрен, йомшак холыклы булса да, үзе эшен сөеп, яратып башкара һәм вакытында төгәл үти дә белә ул. Мәдехия апаны гайләсе бик ярата һәм хөрмәт итә. Бүген дә аны "әни" дип кенә торалар. Галимулла абый 2007 нче елның 12 октябрендә дөньядан китсә дә, Мәдехия апа аны сагынып яши. Ул үзен бик бәхетле хатын, балаларның яраткан әниләре, оныкларының яраткан дәү әниләре, оныкчыкларының яраткан әбиләре дип саный.