Россия көне алдыннан тантаналы шартларда яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырылды. Матур традициягә әверелгән чара ЗАГС бүлегендә узды һәм анда 14 яшькә җиткән укучылар, аларның ата-аналары һәм мәртәбәле кунаклар җыелды.
Балаларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Илнур Таһир улы Гыйниятов мөрәҗәгать итте, аларны истәлекле вакыйга белән котлады һәм паспорт алуның, олы тормышка беренче адым буларак, гражданның тулы хокукларын һәм бурычларын алуның мөһимлеген ассызыклады.
Чара барышында яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Россия көне алдыннан паспортлар тапшыру яшь буында патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүгә юнәлдерелгән мөһим вакыйгага әверелде.