"Россия - Ватаным" бәйрәм концерты.
Кама Тамагында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Җыелган барлык Кама Тамагы халкын сәхнәдән бәйрәм белән Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов котлады.
Сәхнәдә районның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Һәр чыгышы шатлык, яхшы истәлекләр, кече һәм зур Ватаныңа мәхәббәт уятты.
Концертка кешеләр гаиләләре белән килделәр. Тамашачылар, артистларның һәр чыгышын каршы алып, озатып, рәхмәтле алкышлар белән соклануларын белдерделәр.