Хастаханә коллективын үткән медицина хезмәткәре көне белән котладылар

2025 елның 20 июне, җомга

Кама Тамагы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре белән котлаулар кабул итәләр.

Район үзәк хастаханәсе залында үз гомерләрен медицина белән бәйләгән кешеләрне хөрмәтләү тантанасы узды.

Медикларны һөнәри бәйрәмнәре белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов котлады. «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Ильяс Илдус улы Минвәлиев белән берлектә хезмәт нәтиҗәләре буенча аерылып торган хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Үткән бәйрәм белән, кадерле медиклар, авыр хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International