Атналык планерка

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Кама Тамагы районы Советының утырышлар залында киңәйтелгән киңәшмә узды, аны район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы алып барды. Анда район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды::

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Нуриева Резеда Нуртдин кызы Казанда «Сабантуй-2025» не үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Кама Тамагы районында Эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның эш белән тәэмин ителеше һәм гражданнарның аерым категорияләренең һөнәри белем алуы турында Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Тамагы районы буенча филиалы мөдире Кадырова Наталья Геннадьевна сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International