Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

11 июльдә 19:00 сәгатьтә Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак!

Бистәнең төп сәхнәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күңел концерты булачак. Бу үзенчәлекле бәйрәм, ул безгә иң якын кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләрнең, үзара аңлашуның мөһимлеген искә төшерә.

Барысын да көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International