Галимова Фирдәүс Багав кызы 1935 елның 15 июлендә Кече Карамал авылында ярлы крестьян гайләсендә өченче кыз бала булып дөньяга килә. Гайләдә барлыгы дүрт кыз булалар. Кече Карамалда башлангыч классны гына укый, 12 яшеннән колхозга эшкә керә, төрле эшләр башкара (сыер сава, сарыклар карый). Гомер буе фермада эшли, шуннан 1990 елда лаеклы ялга китә.
1957 елда Кече Карамал егете Галимов Якуб Шакир улына кияүгә чыга.
1983 елда ире бәләгә юлыга һәм аның ике аягын кисәләр. Шул көннән 30 ел буе инвалид ирен карый. 2013 елда ире вафат була. Балары юк.
Хәзерге көндә Фирдәүс Багав кызы Кече Карамал авылында ялгыз гомер итә. Туганнарының балалары, оныклары ярдәм итәләр.