Яшьләр арасында физик һәм психологик сәламәтлек турында кайгырту культурасын формалаштыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «ӘЙТ» проекты гамәлгә ашырыла (рус. - "скажи") (алга таба – Проект), ул «Татарстанда җәй»проекты линейкасына керә.
"ӘЙТ" - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр: студент һәм эшләүче яшьләр, яшь гаиләләр, шулай ук яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгариф, спорт һәм башка өлкәләр белгечләре өчен физик һәм психологик сәламәтлек турында масштаблы проект.
Чаралар катнашучылар өчен призлар уйнатыла торган интерактив-танып белү һәм күңел ачу программасын үз эченә алачак. Интерактив программа югары квалификацияле табиблар, психологлар чыгышлары, мастер-класслар, фотосессияләр, күргәзмәләр һәм викториналар кебек актив станцияләр булган фестиваль мәйданчыгы форматында узачак.
Проект 2025 елның 8 августыннан 26 августына кадәр республиканың 6 торак пунктында – Арча, Буа, Чистай, Әлмәт, Мөслим, Яр Чаллыда Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашында гамәлгә ашырылачак.
Шоу-конференцияләрдә катнашу өчен теркәлү эйтконференция.рф сайты аша башкарыла.
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булып спикерлар чыгышларының видеоматериаллары, физик һәм психологик иминлекне саклау буенча киңәшләр җыентыгы, муниципаль берәмлекләрдә катнашучылардан социологик сораштыру нәтиҗәләре торачак.