Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «безнең вакыт –безнең заман» (алга таба –Фестиваль) XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Фестивальдә катнашучыларга карата таләпләр һәм аны оештыру турында башка нигезләмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.06.2016 No 386 карары белән билгеләнгән. Фестивальнең зона турлары, финалы һәм гала-концерты быелның октябрь-ноябрь айларында Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә узачак.
Фестивальдә катнашу өчен 2025 елның 6 октябренә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк. www.bzzm.ru.
Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm.