Хөрмәтле лицензиатлар, лицензия эзләүчеләр!
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 25.3 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 31 июлендәге 275-ФЗ номерлы Федераль законда алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия биргән яки аның гамәлдә булу вакытын озайткан өчен, шулай ук сәүдә объектлары яки җәмәгать туклануы объектлары урыннары саны артуга бәйле рәвештә мондый лицензияне яңадан рәсмиләштергән өчен дәүләт пошлинасын алу тәртибе төзәтелә. Дәүләт пошлинасын объект буенча түләү кертелә. Шулай итеп, дәүләт пошлинасы мондый эшчәнлекне гамәлгә ашыручы һәр урынга карата аның гамәлдә булу срогының һәр елы өчен лицензия өчен алыначак. Күрсәтелгән дәүләт пошлинасы күләме, әгәр эшчәнлекне гамәлгә ашыру урыны авыл торак пунктында урнашкан булса, 20 мең сум һәм башка очракларда – 65 мең сум тәшкил итәчәк. Үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.