Казанда "Бизнес масштабы 2025" эшмәкәрләрне һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Казанда  13 августта аны ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе оештыра.

Эшмәкәрлек бергәлеге һәм хакимият органнары вәкилләре арасында ачык диалог булачак. Форумда бизнеска ярдәм чаралары, финанс инфраструктурасын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар. Эшмәкәрләрнең үз тәкъдимнәре каралачак, барлык инициативаларны оештыручылар теркәргә һәм профильле ведомстволарга тапшырырга вәгъдә итә.

Төп формат булып республиканың барлык теләүче эшмәкәрләре катнашында түгәрәк өстәлләр торачак. Эшлекле программа барышында экспертлар катнашында пленар сессия, бизнес-карарлар күргәзмәсе, консультацияләр узачак. Онлайн-трансляция оештырылачак.

Форумны ТР Икътисад министрлыгы, республика Иҗтимагый палатасы, район администрациясе ярдәмендә оештыралар. Алдан теркәлү буенча катнашу бушлай. Үткәрү адресы-Петербург урамы, 28.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International