Кама Тамагы районы Советының утырышлар залында киңәйтелгән киңәшмә узды, аны район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы алып барды. Анда район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды::
2025 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында Кама Тамагы муниципаль районының «мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Гимадеева Елена Александровна сөйләде.
Җылыту чорына әзерлек турында "Кама Тамагы коммуналь челтәрләре"ААҖ генераль директоры урынбасары Гыйльманов Илнур Илфат улы сөйләде.