Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Шәфкать»хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе"

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

2025 елның 21 августында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

- хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында;

- чакырылыш тәртибен бозу турында;

- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;

- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;

- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;

- хәрбиләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр дә. 

«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
«мәрхәмәт – шәфкать»ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре,
ТР Прокуратурасы,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы,
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты,
Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы,
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы,
«Татарстан Республикасы авиациясенә, армиясенә һәм флотына ярдәм итүнең ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)»региональ иҗтимагый-дәүләт оешмасы,
«Муниципаль берәмлекләр советы»ассоциациясе,
Татарстан Республикасы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» АКБО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International