Кама Тамагында Россия Пенсионерлар берлегенең семинар-киңәшмәсе узды.
Анда Татарстан Республикасы буенча СПР рәисе Мишина Любовь Николаевна, башлык урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы, бөтен Татарстан Республикасыннан Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәләре вәкилләре, шулай ук оешманың актив әгъзалары катнашты.
Көн тәртибендә өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү, социаль ярдәм программаларын үстерү һәм пенсионерларны актив иҗтимагый тормышка җәлеп итү мәсьәләләре тора иде.
Чыгыш ясаучылар түбәндәгеләрне җиткерделәр: ял итү чараларын оештыру, ташламалар бирү һәм мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтү.
Семинар барышында катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм Россия Пенсионерлар берлеге эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр. Дәүләтнең, иҗтимагый оешмаларның һәм пенсионерларның үзләренең уртак тырышлыгы белән генә өлкән буынга лаеклы тормыш тәэмин итәргә мөмкин булуы ассызыкланды.