Кама Тамагы муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды, ул яңа уку елы башлануны билгеләп үтте.
Чарада район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Александрович Якунин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Йолдыз Шамил кызы Хисамиева катнашты.
«Мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе Елена Александровна Гыймадеева педагогларны сәламләде һәм узган ел нәтиҗәләре турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Уку процессы турындагы докладлар белән шулай ук директорлар, директор урынбасарлары һәм укытучылар чыгыш ясады.
Леонид Александрович Якунин һәм Йолдыз Шамил кызы Хисамиева шулай ук районның педагогик җәмәгатьчелегенә котлаулар белән мөрәҗәгать иттеләр һәм республикада белем бирү эшчәнлегенең өстенлекләре турында сөйләделәр.
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов укытучыларны якынлашып килүче уку елы белән котлап, эшләрендә уңышлар теләп, киңәшмәне тәмамлады. Чара ахырында иң яхшы педагогик мәгариф хезмәткәрләре мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.