Футбол ялы спорт мәктәбе стадионында.
«Россия спорты»дәүләт программасы бурычларына туры китереп, 2017 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында мавыктыргыч футбол турниры узды. Яшь спортчыларның дәртләнеп катнашуы, шулай ук әти-әниләренең һәм дусларының кайнар ярдәме спорт бәйрәменең онытылмаслык рухын тудырды.
Бу турнир "Татарстанда җәй"проекты кысаларында яшь талантлар һәм аларның җанатарлары өчен чын футбол бәйрәменә әверелде.