Бүген бишенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының беренче оештыру утырышы узды. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде, аларның иң мөһиме Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе иде. Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улын сайладылар.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Наил Альберт улы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм район депутатларына ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул стратегик курсны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә әзер булуын ассызыклады һәм туган районының чәчәк атуы өчен бөтен көчен куячагына ышандырды.
Аннары район Башлыгы урынбасарын сайлау мөһим карар булды. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән бу постны Гыйниятов Илнур Таһир улына ышанып тапшырдылар.
Шулай ук утырышта Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында»09.12.2024 ел № 221 карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.