«Акчарлак» спорт комплексында район халкын җыйган ачык ишекләр көне узды. Чара барлык теләүчеләргә комплекс инфраструктурасы белән танышырга, үзләрен төрле спорт төрләрендә сынап карарга һәм тәҗрибәле тренерлардан консультация алырга мөмкинлек бирде.
Спорт мәйданчыклары эшләде, анда төрле спорт төрләре буенча мастер-класслар узды. Ачык ишекләр көнен үткәрүнең максаты-сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм халыкны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Килүчеләр комплексның мөмкинлекләрен күреп кенә калмыйча, секцияләргә дә языла алдылар.
«Россия спорты» дәүләт программасы физик активлык белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга һәм яхшыртуга, массакүләм спортны популярлаштыруга һәм россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Илдә тиешле инфраструктура киңәйтелә, массакүләм чаралар уза, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы гамәлгә ашырыла, шулай ук балалар арасында күнегүләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.