Район учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде, анда территориянең яшәешен тәэмин итү һәм үстерү мәсьәләләре каралды. Алдагы җылыту чорына әзерлек, инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм салым мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
2025 елда урып – җыю кампаниясе йомгаклары турында «Август - Кама Тамагы»ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Сафин Айнур Рәфис улы хәбәр итте.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна сөйләде.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Россиев Дмитрий Михайлович керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү хакында мәгълүмат бирде.