Өлкәннәр ункөнлеге

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасында пенсионерларга һәм хезмәт ветераннарына уртак эшкә намуслы һәм фидакарь өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде.

Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов исеменнән ялгыз өлкән яшьтәгеләргә һәм ялгыз яшәүчеләргә кайгыртучанлык һәм җылылык тутырылган азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Мондый очрашулар күңелле, уңайлы шартларда уза: өлкәннәр кунаклар белән шатланып аралаша, истәлекләре белән уртаклаша, ә авыл җирлекләре башлыклары, үз чиратында, аларның хәле, көндәлек мәшәкатьләре һәм көнүзәк проблемалары белән чын күңелдән кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International