Бүгенге киңәйтелгән киңәшмә бүләкләү тантанасыннан башланды. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов лаеклы бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Латыйпова Гөлүзә Хәмит кызы "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге Советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук актив тормыш позициясе һәм гражданлык активлыгын формалаштыру өчен Кама Тамагы районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Гращенкова Татьяна Николаевна бүләкләнде.