2025 елның 12 декабре – РФ Конституциясе көне
Хөрмәтле Кама Тамагы кешеләре!
Сезне дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм дәүләтебезнең законлылыгын, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, шулай ук халкыбызның бердәмлеген һәм татулыгын символлаштыра.
Конституция-ул нормалар һәм кагыйдәләр җыелмасы гына түгел, ул безнең демократик җәмгыятебезнең нигезе, тотрыклылык һәм үсеш гарантиясе. Ул безнең киләчәк өчен, җиребездә тынычлык һәм татулыкны саклау өчен уртак җаваплылыгыбызны чагылдыра.
Сезгә, хөрмәтле якташларым, ихлас күңелдән тынычлык һәм иминлек телим. Кама Тамагы, туган Татарстаныбыз һәм бөтен Россиябез үсеше хакына игелекле эшләребездә уңышлар һәм бәхет телим!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. н. Вазыхов