Кама Тамагы районы хакимиятендә атналык планерка узды, аны район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов үткәрде.
Киңәшмә учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узды.
Киңәшмә барышында актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ГИМС Үзәге»ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогының кече үлчәмле суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Ананьев Алексей Владимирович боз торышы чорында су объектларында кешеләрнең иминлеге турында мәгълүмат бирде.
Алда торган яңа ел чаралары турында "Кама Тамагы муниципаль районы халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге" МБУ директоры Садыйкова Эльвина Илшат кызы сөйләде.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна хәбәр итте.