Балалар өчен хәйрия Яңа ел чыршысы

2025 елның 26 декабре, җомга

Район мәдәният йортында балалар өчен хәйрия Яңа ел чыршысы узды. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов бәйрәмгә килгән барлык ата-аналарны һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Балалар өчен театральләштерелгән тамаша куелды. Матур костюмнар, декорацияләр тамашачыларда онытылмаслык тәэсир калдырды. Бәйрәм салмак кына залдагы бизәкле чыршыга күчте.

Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары балаларны Яңа ел белән котладылар. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, уйнадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International