Җиһаншина Дания Гатаулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2026 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

1936 елның 3 гыйнварында Кама Тамагы районы Келәнче авылында колхозчы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала: 1малай, 3 кыз тәрбияләнә.

1941 елда әтисе сугышка китә. Ул вакытта аңа 4 яшь була, әтисен хәтерләми дә. Фоторәсеме дә юк. 1942 елда сугышта һәлак була.

7 еллык мәктәпне тәмамлагач, фермага эшкә бара. 9 ел дуңгызлар карый. Дуңгызларны Бәки авылы фермасына күчергәч, фермада сыер сава башлый. Пенсиягә кадәр сыер савучы булып эшли. Эшләгән вакытта бик куп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

1959 елда Келәнче егете Зәкигә кияүгә чыга. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кайнанасы белән 33 ел гомер кичерәләр.  Бик куп кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килә. Ике баласы иртә бакыйлыкка күчәләр.

Хәзерге көндә Дания апа топ нигездә үзе генә гомер кичерә. Кызы һәм улы гаиләсе, оныклары һәрвакыт кайтып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International