Габбасов Надир Габбас улын юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Латыйпова Гөлүзә Хәмит кызы һәм Келәнче авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Дамир Габделхәй улы котладылар.
Габбасов Надир Габбас улы 1936 елның 9 гыйнварында Кама Тамагы районы Келәнче авылында туган. 4 класс белем алгач, колхозга эшкә келә. Төрле эшләрдә эшли. 18 яшь тулгач армия сафларына алына. 4 ел хезмәт итә Красноярск якларында.
Армиядән туган якларына әйләнеп кайта. Тәтеш районында механизатор әзерли торган кусрларда белем ала. Колхозга тракторчы булып эшкә урнаша. Яхшы хезмәт күрсәткечләре өчен төрле мактау грамотлары белән бүләкләнә.
Төрле авырлыклар күрергә туры килә. Хатыны бик иртә үлә. Ике бала белән тол кала. Аннан икенче хатынга өйләнә. Балаларны аякка бастырып, олы юлга озаталар.
1996 елда лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Надир абый улы Ринат, килене Гөлназ белән төп нигездә гомер итәләр.