Башкарма комитет җитәкчесе җирле бизнес вәкилләре белән очрашты

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Юныс улы Сәлимов җирле бизнес вәкилләре белән очрашты. Утырышлар залында «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проектын гамәлгә ашыру барышында эшкуарлыкны үстерү буенча иҗтимагый Советның быел беренче утырышы узды.

Очрашуда совет составы турында фикер алыштылар, аны үзгәртү буенча тәкъдимнәр керттеләр. Кече һәм урта бизнеста борчу тудыра торган мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде: продукцияне маркировкалау һәм өстәлгән бәягә салым (НДС). Шулай ук эшмәкәрләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары күрсәтелде.

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының максатлары — икътисадны, финанс базарын, конкуренцияне үстерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм инвестиция активлыгын арттыру, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International