Эш бирүчеләрдән Бөтенроссия сораштыруын үткәрү эшен оештыру турында

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – Министрлык) ел саен тармак һәм һөнәри-квалификация кисемнәрендә кадрларга ихтыяҗ фаразын төзи, аның кысаларында эш бирүчеләрдән кадрларга перспектив ихтыяҗ турында бөтенроссия сораштыру (алга таба – сораштыру) үткәрелә.

Агымдагы елда Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ платформасындагы сораштыруда республиканың 6,3 мең эш бирүчесе катнашты.

2026 елдан башлап сораштыру «Россиядә Эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада үткәреләчәк https://trudvsem.ru / алга таба-Портал).

Сораштыру үткәрү вакыты - 2026 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр.

Порталда теркәлү буенча Инструкция кушымтада бирелә.

Теркәлү вакытында кыенлыклар килеп чыккан очракта, эш бирүчеләр бердәм контакт-үзәккә 8(843)222-05-57 номеры буенча яисә халыкны эш белән тәэмин итү территориаль үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International