Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров җитәкчелегендәге делегация Казанның 12 нче кызлар татар гимназиянең 20 еллык юбилеена барды.
2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Алдангы яңалыкларга күз салсак, Казанның 12 нче кызлар татар гимназиясе делегациясенең Туфан Миңнуллин мирасын өйрәнү максатында районыбызга килүе хакында язылган иде. Шушы көннәрдә җавап визиты ясалды.
7 декабрьдә МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров җитәкчелегендәге делегация гимназиянең 20 еллык юбилеена барды. Директор Рөстәм Мәннапов, укытучылар Мәйсәрә Гомәрова, Илмира Гыйзетдинова җитәкчелегендә Олы Салтык урта мәктәбенең 11 сыйныф укучыларын уку йорты директоры Илһамия Темиркаева каршы алды. Гимназия белән танышу милли белем музееннан башланды. Экскурсоводлар: музей директоры һәм хезмәткәре Һәва Атряскина һәм Нурия Сәләхова татарларның милли мәгариф системасы үсеше, танылган уку үзәге-мәдрәсәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре турында сөйләде. Укучылар мәктәп бассейнын карады, аннары китапханәдә һәм узган гасыр башында үз акчасына татар кызлары өчен уку йорты ачкан һәм хәзер аның исемен йөрткән танылган татар җәмәгать эшлеклесе Фатыйха Аитовага багышланган бүлмәдә булды.
Соңрак туган якны яратуга багышланган уртак сыйныф сәгатендә гимназия укучылары гимназияләре 2011 елда дүрт катлы бинага ия булуда ярдәм иткән танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин әсәрләреннән һәм чыгышларыннан өзекләр укыдылар. Олы Салтык мәктәбе укучылары Гөлия Заһидуллина һәм Нияз Сафин Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакленнән өзек күрсәтеп тамашачыларны таң калдырды. Туфан Миңнуллин туганы, Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Венера апа Сәлимуллина чакырулары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтеп, Туфан турында, аның кече ватаны турында кайгыртуы, туган теленә һәм рухи мираска карашы турында сөйләде һәм яшьләрне аңа лаек булырга өндәде. Тантаналы чарада Туфан Миңнуллинның туган мәктәбе чыгарылышлары сәламләү сүзе белән чыкты. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән котлау укылды һәм бүләк тапшырылды.
Әлеге очрашу соңгысы булмас һәм Туфан Миңнуллин исеме белән тыгыз бәйләнгән ике мәктәп хезмәттәшлеге дәвам итәр дип ышанып калабыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 15.04.2026 карары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазыйфасына Гыйләҗев Артур Илдус улы билгеләнде
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланырга бер атнадан артык вакыт кала
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк
20
апрель, 2026 ел
«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре өлкәннәр өчен аңлату лекциясе үткәрде
«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Миңнегалиева «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкәннәр өчен мошенниклардан саклану ысуллары турында аңлату лекциясе үткәрде
МСП.РФ цифрлы платформасында ташламалы ставкалар буенча микрофинанс продуктларына гаризалар кабул итү.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы буйсынуындагы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) микрофинанс продуктларына заявкаларны КУЭ санлы платформасында ташламалы ставкалар буенча кабул итә.https://lk.dashamail.ru/stat/preview.php?hc=534076&ss=a02f20f314aa15466835cd16ad9525ec
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз