Кадерле, сөекле хатын-кызларыбыз!
Сезне чын күңелдән иң назлы һәм күңелгә үтеп керерлек бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән котлыйм!
Бу матур язгы көндә без иң кадерле һәм яраткан хатын – кызларыбызга-әниләребезгә, хатыннарыбызга, апа-сеңелләребезгә, кызларыбызга, хезмәттәшләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Сез тормышыбызны матурлыгыгыз, зирәклегегез һәм күңел җылыгыз белән бизисез, безгә шатлык һәм илһам бүләк итәсез.
Күңелегездә һәрвакыт яз чәчәк атуын, ә бәхет, мәхәббәт һәм уңыш сезнең юлдашларыгыз булуын телим! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт, тынычлык, шатлык телим!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыхов