«Акчарлак» спорт комплексында оешма, учреждение һәм предприятие коллективларын берләштергән мавыктыргыч волейбол турниры тәмамланды.
Һәр команда югары осталык дәрәҗәсен генә түгел, бердәмлекне, җиңүгә омтылуны да күрсәтте.
Турнирның йомгаклау нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде::
Ирләр командалары арасында:
1. Идел-Кама ("Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ);
2. Мәгариф;
3. Спорт мәктәбе.
Хатын-кызлар командалары арасында:
1. Мәгариф;
2. Идел-Кама ("Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ);
3. Спорт мәктәбе.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Илнур Таһир улы Гыйниятов катнашты. Призлар, медальләр һәм грамоталар призлы командаларга тапшырылды.