«Акчарлак» спорт комплексында «кешеләр һәм технологияләр»фотокүргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов һәм "Август-Кама Тамагы" генераль директоры Айнур Сафин катнашты.
Экспозиция район халкына заманча авыл хуҗалыгында югары технологияле җитештерү процессларына җентекле караш күрсәтә. Сурәтләрдә үзәк урынны «Август-Агро» агрохолдингы предприятиеләренең реаль хезмәткәрләре алып тора, аларның портретлары һәм эш мизгелләре авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә кеше хезмәтенең әһәмиятен чагылдыра.