Бүген Мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык»ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу муниципаль этабы узды.
Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Кама Тамагы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлимов Альберт Юныс улы мөрәҗәгать итте. Ул артистларга искиткеч матур чыгышлар һәм сүнмәс иҗади кәеф теләде.
Сәхнәдә районыбызның иң якты йолдызлары чыгыш ясады, тамашачыларга иң яхшы хореографик постановкалар һәм музыкаль номерлар күрсәттеләр.
Сайлап алу этабында җиңүчеләр Кама Тамагы районын Апас районында узачак зона этабында тәкъдим итә алачак. Без аларга чын күңелдән уңышлар һәм лаеклы җиңүләр телибез!