Район учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде, анда төп мәсьәләләр каралды.
"Аҗаган 2.0" хәрби-патриотик уенын уздыру турында Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында «беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге рәисе Шакирова Алинә Рашадовна хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2025 елгы бюджеты үтәлеше турында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ногманова Марина Александровна доклад белән чыгыш ясады.
Оешмалар һәм предприятиеләр арасындагы волейбол турниры нәтиҗәләре турында муниципаль район Башкарма комитетының спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге начальнигы Хөснетдинов Илназ Хәлим улы сөйләде.
Федераль экология программасында катнашуы турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Гафиятуллина Гүзәл Әсхәт кызы сөйләде.