Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттагы тугызынчы утырышы

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Бүген, 2026 елның 30 мартында, Кама Тамагы районында советның чираттагы тугызынчы утырышы узды, анда бюджетка, социаль өлкәгә һәм контрольгә кагылышлы 11 төп мәсьәлә каралды.

Көн тәртибендә мәсьәләләр каралды​:

1. 2025 елгы Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында

2. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында»09.12.2025 ел, № 27 карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында. 

3. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында»18.11.2013 № 201 карарына үзгәрешләр кертү хакында.

4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә махсус хәрби операциядә һәлак булган (вафат булган) катнашучыларны җирләүне оештыру турында. 

5. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «муниципаль берәмлегендә муниципаль-хосусый партнерлык турында Нигезләмәне раслау хакында»19.04.2017 ел, № 90 карарына үзгәрешләр кертү турында. 

6. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 09.12.2025 елның 31 номерлы «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы муниципаль вазыйфаларын даими нигездә биләүче затларны иминләштерү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында»карарына үзгәрешләр кертү турында.

7. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы»муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне раслау хакында.

8. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы территория комиссиясен төзү турында. 

9. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы территория комиссиясе координаторын билгеләп кую турында.

10. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы»муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау хакында.

11. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы»муниципаль берәмлеге чикләрендә җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территорияләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә муниципаль контроль турындагы нигезләмәне раслау хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International