Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
                              Хөрмәтле Каматамагылылар!
Чын күнелдән сезне дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
12 декабрь - дәүләтебез тарихында истәлекле дата. Бу көнне референдумда Россия Федерациясе Конституциясе- гражданнарны төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүче, аның дәүләт төзелешен ачыклаучы төп закон кабул ителде.
Вакыт Конституциясенең кабул ителүен һәм аның кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуда эшләвен раслады, ул җәмгыятьнең социаль икътисадый,фәнни усешендә уңай тенденцияләргә ярдәм итә, демократиянең ышанычлы гаранты булып тора. Иманым камил, хакимият органнары һәм гражданнарның узара тынычлыкны һәм килешүне ныгытуга юнәлдерелгән уртак нәтиҗәле эше конституция нормалары һәм принципларын тормышка тагын да тулырак ашырырга ярдәм итәр, барлык каматамагылыларга лаеклы тормыш тәэмин итүче нәтиҗәле шартлар булдырыр.
Чын куңелдән сезгә бәхет һәм иминлек, үз мәнфәгатьләрегезне яклауда ныклык, туган ягыбыз хакына куйган хезмәтегеәдә уңышлар телим.
     Кама Тамагы
 муниципаль район башлыгы                                                                                З.Г.Гарәфиев.
                                                          
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International