Волейбол турниры!

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Кама Тамагы урта мәктәбендә полиция бүлеге оештырган традицион волейбол турниры үткәрелде.
Анда район үзәгеннән алты команда катнашты. Уен киеренке көрәш белән барды, бер генә команда да оттырырга теләмәде. Ә урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын – МЧС;
II урын – яшьләр командасы;
III  урын – укытучылар командасы.
Җиңүчеләргә кубок һәм медальләр тапшырылды. Турнир оешкан төстә утте.  Чараны “Кама Тамагы” полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин оештырды.
Киләчәктә дә шундый ярышлар кубрәк булсын иде. А без исә спортчыларга алдагы ярышларда уңышлар, киләчәктә дә безне шулай куандырып торсыннар иде дип теләп калабыз.                                                        
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International