Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Кама Тамагы муниципаль районында инвалидлар ункөнлеге тәмамланды
2013 елның 13 декабре, җомга
Инвалидлар ункөнлеге күңелле концерт белән тәмамланды. Биредә башкарылган чараларга йомгак ясалды, актив катнашучылар билгеләп үтелде, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина үзенең чыгышында инвалидлар көне бәйрәм түгел, ә көчле рухлылар көне дип бик төгәл әйтте. Язмыш сынавы каршында баш имәүчеләр, егылгач күтәрелеп, барысын да яңадан башлаучылар көне. Иң яхшы үзешчән артистлар алар өчен чыгыш ясады. «Волжанка» һәм «Вересень» ветераннар хоры, балалар музыка мәктәбе укучылары – «молодо-зелено» ансамбле, Ксения Юманова, үзешчән сәнгатьтә катнашучы Луиза Микерина, Фәрит Садыйков һәм башкалар.
– Миңа бик авыр булды, – ди Тенештән Екатерина Семагина,– Авыру белән йөзгә йөз бер үзем генә калдым. Әле ике баланы аякка бастырасы, үземә кайда да булса эшләргә кирәк, инвалидларны эшкә алырга бик атлыгып тормыйлар. Ярдәмгә Анна Зубарева һәм инвалидлар җәмгыяте килде. Алар ярдәме белән үземә, көчемә ышандым. Спорт белән шөгыльләнә башладым.
– Быел Тенеш поселогында урамнарга асфальт җәйделәр, – ди Валентина Андреева. – Әмма Яр буе урамы озынлыгында һәм дүрт урамны тоташтырган бер тыкрык каралмыйча калды. Югыйсә, аннан халык күп йөри, нигездә пенсионерлар. Әлеге проблемага игътибарны җәлеп итәсе килә.
–Элеккеге хезмәттәшләрем белән очрашасым килә,– ди Федор Чичеров.– Пенсиягә чыккач авыр булды, аннары ияләштем инде. Әмма аралашу җитми.
– Шундый спорт комплексы булуына бик шатмын,– ди Динар Мифтахов. – Әмма икенче катка күтәрелүе авыр. Хәзер миңа танышларым, шәфкатьле кешеләр ярдәм итә. Күтәргеч булса бассейнга кадәр үзем генә барып җитәр идем.
Аралашырга өлгергән залда утырган инвалидларның барысының да эшлиселәре килә. – ярты гына көн булса да, без өйдә эшләргә риза,– ди Светлана Никаншина һәм Равил Нәҗмиев.– Кулыңнан нинди булса эш килгәндә, өйдә утыруы авыр.
Марина Владимировна муниципаль район башлыгы исеменнән быел кул көрәше буенча ТР абсолют чемпионы исемен яулаган Светлана Никаншинага, инвалидлар арасында ТР чемпионатында ядрә этәрүдә алтын медаль алган Динар Мифтаховка, авыл һәм район тормышында актив катнашканы өчен Ростислав Рубцовка рәхмәт хатлары тапшырды. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган өчен Екатерина Семагинага рәхмәт хаты тапшырды. Затон кадет мәктәп-интернаты укучылары Ростислав Петровичка махсус музыкаль бүләк әзерләгән. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераны сәламәтлеге буенча шәхсән концертка килә алмаган, әмма «сәламне» без аңа газета аша җиткерәбез һәм озак елларга җитәрлек сәламәтлек телибез. Концерт программасыннан соң бәйрәм кунаклары «Акчарлак» спорт комплексына юл алды. Анда спортның 8 төре буенча спорт ярышлары үткәрелде. Сигез авыл һәм шәһәр җирлегеннән килгән инвалидлар катнашты. Кул көрәшендә Динар Мифтаховка тиңнәр булмады, дартста Светлана Никаншина беренче урынны алды. Башка катнашучылар да лидерлардан артта калмады. «Форпост» отряды директоры Александр Кочетков «Акчарлак» спорт комплексы коллективына спортчыларны җылы кабул итүләре һәм чәй табыны оештырганнары, КЦСОН коллективына ярышларны оештыруда ярдәм итүләре, ВОИ рәисе Анна Зубаревага һәм «Форпост» отряды әгъзаларына объектив хөкемдарлык итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ярышларда актив катнашкан Мария Асякинаны (ул спортның биш төрендә призер булды), Екатерина Семагина һәм спортның дүрт төрендә иң яхшы өчлеккә кергән Гөлнур Галләмованы билгеләп үтәргә кирәк.
Катнашучылар фикеренчә, бәйрәм күңелле булды. Канәгатьсезләр булмады. Кунакларның һәрберсе ял итте, аралашты, көч сынашты, хәтта приз яки бүләк алды. Иң мөһиме – хәл ителүгә өмет тотылган проблемаларын сөйли алдылар.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 15.04.2026 карары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазыйфасына Гыйләҗев Артур Илдус улы билгеләнде
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланырга бер атнадан артык вакыт кала
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк
20
апрель, 2026 ел
«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре өлкәннәр өчен аңлату лекциясе үткәрде
«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Миңнегалиева «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкәннәр өчен мошенниклардан саклану ысуллары турында аңлату лекциясе үткәрде
МСП.РФ цифрлы платформасында ташламалы ставкалар буенча микрофинанс продуктларына гаризалар кабул итү.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы буйсынуындагы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) микрофинанс продуктларына заявкаларны КУЭ санлы платформасында ташламалы ставкалар буенча кабул итә.https://lk.dashamail.ru/stat/preview.php?hc=534076&ss=a02f20f314aa15466835cd16ad9525ec
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз