Кама Тамагында муниципаль районында «Ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен” махсус ящик урнаштырылган

2013 елның 14 декабре, шимбә
Кама Тамагында  ришвәтчелек күренешләрен бетерү максатларында, гражданнарга уңайлы урыннарда «Ришвәтчелек мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен” махсус ящик урнаштырылган.  Тубәндәге адресларда урнаштырылган:
Калинин урамы 31 йорт (МР Советы һәм башкарма комитет бинасы); Карл Маркс урамы 4 йорт (РДК бинасы); Гагарин урамы 80 йорт (ЦРБ поликлиникасы бинасы).
Алардан ай саен мөрәҗәгатьләр алына. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый.
Шулай ук “Ышаныч телефоны” эшли 8 (84377) 2-11-51
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International