"Кама Тамагы муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем муниципаль учреждениясенең ике гимнасткасы 2013 елның 17,19 декабрендә узачак художество гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашачак. Бикмуллина Рәзилә һәм Таҗетдинова Ксения өч төр программа башкарачак: туп белән, кыршау һәм предметсыз программа. Әлеге ярыш кызларның спорт карьераларында беренче.
Без кызларга һәм аларның тренерлары Овезмамедова Ю.Б., Осипова Н.А. иҗади уңышлар телибез һәм алардан яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз.