2013 елның 15 декабрендә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тренер Сорокин Александр Иванович кулы астында ачык дәрес булып узды. 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган балалар 1 октябрьдән алып тренер карамагы астында шөгыльләнәләр. Шушы кыска гына вакыт эчендә балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Дәрес 4 этапта үтте:
1 нче этап: зур залда язылдыру;
2 нче этап: тренажерлар залында аркылы борыста дәрес;
3 нче этап: суда борылышлар ясау буенча кечкенә бассейнда күнекмә;
4 нче этап: зур бассейнда үзләренең ничек йөзә белүләрен күрсәттеләр.
Александр Иванович кулы астында балалар атнага өч тапкыр шөгылләнәр. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бассейнда йөзәләр, ял көнне вакытларын спорт залында күнегүләр ясап үткәрәләр.