Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов төп объектларда капиталь ремонт барышын тикшерде, эшләрнең сыйфатына һәм срокларына аерым игътибар бирде.
Кама Тамагы мәктәбендә ремонт тулы куәтенә бара. Эшләр тәмамлангач, мәктәп заманча белем бирү стандартларына тулысынча туры киләчәк, белем бирү процессында катнашучыларның барысына да уңайлы шартлар тудырачак.
Район башлыгы шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә булды, анда төзелә торган бинаны карады, төзелеш темпларын һәм гомуми алгарышны бәяләде.
Ремонт эшләре район үзәк хастаханәсе поликлиникасының беренче катына кагылды. Тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләре, шулай ук биналарның эчке бизәлеше яңартылачак.
Наил Альберт улы барлык бурычларны вакытында һәм сыйфатлы үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Капиталь ремонт барышын контрольдә тоту дәвам итәчәк.