«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ язгы кыр эшләрен төгәлли. Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Илдар улы Вәлиев предприятие җитәкчелеге һәм механизаторлары белән агымдагы эшләрнең торышы турында фикер алыштылар.
Очрашуда язгы кыр кампаниясенә йомгаклар ясалды. «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ җитәкчелеге барлык юнәлешләр буенча да әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын хәбәр итте, төп эшләрнең инде башкарылуын билгеләп үтте.
Шулай ук предприятиене алга таба үстерү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә яңа технологияләр кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.