Пенсионерларның сәламәт яшәү рәвеше...

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
Муниципаль районда Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары чираттагы тапкыр киләчәккә планнар турында фикерләшергә җыелды.
Шушы көннәрдә “Пенсионерларның сәламәт яшәү рәвеше» дип исемләнгән чараларга бай проект гамәлгә керә. Күнегүләрнең барысы да «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында үткәреләчәк.
Шулай ук өч кеше составында совет сайланды. Кама Тамагы һәм Апас районнарында пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов хокукый ярдәм турында аңлатма бирде, Россия пенсионерлар союзының төп Уставы турында сөйләде, союз әгъзасы булыр өчен керү турында гариза гына язарга түгел, барлык чараларда, спорт уеннарында, “Өченче яшь университеты”нда (компьютер курслары, хокукый ярдәм, сәламәтлек мәктәбе) катнашырга кирәк. Җыелыш дустанә чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International