2026 елның 23 маенда «АПК Үзәк комитеты» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре Иранга гомуми авырлыгы 5 мең тоннадан артык булган азык арпасы төяп җибәрүне тикшерделәр.
Лаборатор экспертиза контракт шартларының, ТР Таможня берлегенең Техник Регламенты - «ашлык куркынычсызлыгы турында» ТС 015/2011, ГОСТ Р 53900-2010 «азык арпасы. Техник шартлар», шулай ук импортер ил таләпләренә.
– Ашлык партиясенең сыйфатка һәм куркынычсызлыкка карата куелган, шул исәптән азык арпасын Иранга турыдан – туры экспортлау өчен куела торган таләпләргә туры килүе филиалда үткәрелгән лаборатор сынаулар нәтиҗәләре белән расланды, - дип билгеләп үтте «АПК Үзәк комитеты» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы инспекциясе органы җитәкчесе Полина Азаренко.
Нәтиҗәләр буенча карантин астындагы продукциянең фитосанитар торышы турында бәяләмәләр, шулай ук лаборатор сынаулар беркетмәсе нигезендә бирелгән сәламәтлек, радиология, ГМО булмау турында халыкара сертификатлар бирелде.
Моннан тыш, «АПК Үзәк комитеты» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре Иран карантин ведомствосы таләпләре нигезендә теплоходларның буш трюмнарын һәм ашлыкны зарарсызландыру процедурасын гамәлгә ашырдылар.
Ел башыннан экспортка Татарстаннан АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы Үзәк комитеты филиалы контролендә 90 мең тоннадан артык ашлык төяп җибәрелгән, аның яртысы диярлек арпа һәм сояга туры килә. Шулай ук Беларусь, Кытай, Азәрбайҗан, Казахстан, Польша, Сербия, Германия, Кыргызстан, Төркмәнстан, Чехия кебек илләрдә җитен, бодай, борчак, карабодай, вика орлыкларына, горчица орлыкларына һәм ашлык эшкәртү продуктларына ихтыяҗ зур.
Терлекчелек үсеш алган һәм эре мөгезле терлек һәм кош-корт рационнары компонентларын тотрыклы тәэмин итүгә ихтыяҗ булган Якын Көнчыгыш илләре Татарстаннан төп азык арпасы импортерлары булып тора. Әлеге продукция кирәкле туклыклы үзлекләргә ия, хайваннар өчен энергия һәм аксым чыганагы булып тора.