Кама Тамагы муниципаль районында Яңа елга әзерлек эшләре бара. Күпчелек предприятие һәм оешмалар үзләренең территорияләрен чыршылар һәм кардан ясалган сыннар белән бизәделәр. Район урамнарында Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, башка әкият пресонажлары да барлыкка килде.
Район мәдәният йорты каршында унбиш метрлы бәйрәм чибәре урнаштырылды, әлеге чыршы янында Яңа ел төнендә район халкы сәхнәләштерелгән күренеш карарка җиелачак.
Яңа елга әзерлек шулай ук шәһәр һәм авыл җирлекләрендә дә бик зур темплар белән бара.