Муниципаль район административ комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

     2013 елның 19 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Әлеге утырышта ике хокук бозу эше каралды. Бер эш Кама Тамагы штпда яшәүче гражданин буенча иде. Элеге гражданин дәүләт милке җирендә биш КАМАЗ машинасы күләмендә төзелеш материаллары җыйган. Элеге кылган гамәле өчен ул ике мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш. Икенче эш Казан шәһәрендә яшәүче һәм районда сәүдә эше алып баручы гражданин буенча иде. Ул тиешсез җирдә сату эшен алып барганы өчен 500 сум штраф түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International